Всероссийские конкурсы0+

Подать заявку

Автор публикации: Зарипова Алина Анисовна

Классный час на тему: "Важные и нужные профессии"

скачать документ

Вернуться назад

Классный час / Сыйныф сәгатеКласс/ Сыйныф: 5-6Тема: Важные и нужные профессии / Мөһим һәм кирәкле һөнәрләрМаксат: укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштыру, алар белән кызыксыну уяту; төрле һөнәрләрне чагыштыру, файдалы якларын ачыклау, хезмәт тәрбиясе бирү. Көтелгән нәтиҗәләр:Шәхси нәтиҗәләр: төрле һөнәр ияләренә, шул исәптән эшче һөнәр ияләренә карата да ихтирам хисләре, сыйныф сәгате барышында бер-берсенә карата ярдәмчеллек, игътибарлылык тәрбияләү. Регулятив: бирелгән теманың, биремнәрнең эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтеңне белдергәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу.Танып – белү нәтиҗәләре: бирелгән материалны аңлап һәм телдән җавап бирә белү, биремнәрне үтәү барышында төрле һөнәр ияләре турында күзаллау булдыру, барлык һөнәрләрнең дә кирәкле һәм мөһимлеген ачыклау.Коммуникатив: төркемнәрдә эшләү барышында үз фикереңне тулы һәм матур җөмләләр белән әйтә, дусларыңның җавабын тыңлый белү һәм уртак фикергә килү. Җиһазлау: компьютер, презентация, төркемнәр өчен карточкалар, видеофрагмент, “Сабантуй” журналы Сыйныф сәгатенең юнәлеше: Һөнәри тәрбия бирү (профориентационная работа)Үткәрү формасы: Структурасы:I. Оештыру өлешеII. Төп өлешIII. Йомгаклау өлешеСыйныф сәгате барышы.1. Оештыру өлеше.1 слайд (елмайган балалар)-Хәерле көн, укучылар. Уңай эмоциональ халәт булдыру.-Бер утрауда яшәүче кешеләр бер-берсенә һәрвакыт яхшы кәеф бүләк иткәннәр. Ә ничек дисезме? Алар һәрвакыт бер-берсен елмаеп сәламләгәннәр. Әйдәгез, без дә бер – беребезгә карап елмайыйк әле. -Рәхмәт. Менә кәефләр дә күтәрелеп китте, дәрес буе шушы кәефне саклап эшләргә тырышыгыз, яме. 2 слайд (супергеройлар)- Слайдка карагыз әле, укучылар. Бу геройлар сезгә танышмы?-Алар кемнәр? (супергеройлар)-Ни өчен без аларны супергеройлар дип атыйбыз? (алар һәрвакыт башкаларга ярдәм итәләр)-Ләкин, белгәнегезчә, бу геройлар әкият дөньясыннан алынган. Ә чынбарлыкта мондый супергеройлар бармы? Ничек уйлыйсыз?- Җирдәге супергеройлар кемнәр алар? (...)2. Темасын ачыклау.3 слайд (врачлар, янгын сүндерүчеләр, полиция хезмәткәрләре )-Рәсемдәге хезмәт ияләрен без супергеройлар дип әйтә алабызмы?- Җәмгыять алардан башка яши аламы? (...)- Сезнеңчә, бу һөнәрләр мөһимме? (...)- Бүгенге сыйныф сәгатенең темасы ничек булыр? (мөһим һәм кирәкле һөнәрләр)4 слайд (тема)- Бик дөрес. Димәк бүгенге темабыз: мөһим һәм кирәкле һөнәрләр.3. Уку максатын кую.- Сыйныф сәгате барышында без нәрсәне ачыкларга тиеш булабыз? ( нинди һөнәрләрнең мөһим һәм кирәкле булуын ачыкларга).II.Төп өлеш1.Төркемнәрдә эш.- Бик яхшы. Әйдәгез эшкә керешик. Әлеге һөнәр ияләре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш икән? Төркемнәрдә шул турыда сөйләшеп алыйк әле. Иң беренче төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерик. 5 слайд (төркемнәрдә эшләү кагыйдәләре)Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләре-үзең уйла-дустың белән киңәшләш-уртак фикергә килегез-фикерләрне язып куегыз-җавап бирүчене билгеләгез-башка төркем укучыларының фикерен тыңлагыз1төркем, сез хәзер янгын сүндерүчеләр ролендә булырсыз2төркем – табиблар3төркем – полиция хезмәткәрләре.-Уйлашып карагыз әле, әлеге һөнәр ияләренә нинди сыйфатлар кирәк икән? Уртак фикергә килеп, җавапларыгызны язып куегыз.6 слайд (янгын сүндерүчеләр рәсеме)-1 нче төркем, сүз сезгә. Сезнеңчә, янгын сүндерүчеләр нинди сыйфатларга ия булырга тиеш икән? (җитезлек, кыюлык, батырлык, тәвәккәллек, чыдамлык, җаваплылык, игътибарлылык)- Әйдәгез, җавапларыгызны тикшерик һәм янгын сүндерүчеләрнең үзләре белән якыннанрак танышыйк. 7 слайд (видеофрагмент карау)- Җавапларыгыз дөрес булганмы? Тагын нинди яңа сыйфат белдегез? ...- Янгын сүндерүчеләрнең хезмәте җиңелме, ничек уйлыйсыз? (...) - Рәхмәт укучылар. Әлеге видеокисемтәнең тулы вариантын сез “Сабантуй” журналының 2020 нче елның сентябрь аенда чыккан 9 нчы саныннан карый аласыз. Моның өчен сезгә 22 биттә бирелгән QR кодны сканердан төшереп алырга һәм бирелгән сылтамага басарга гына кирәк булачак. 8 слайд (табиблар)- 2 нче төркем сүз сезгә хәзер. Сезнеңчә, табиб нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? (...)- Барыгыз да килешәсезме? Бүтән төркемнәрдә өстәмәләр калмадымы?- Белгәнебезчә, супергерой - табибларыбыз бүгенге көндә үзләре дә ярдәмгә мохтаҗ. Кешеләр йогышлы авырулар белән күпләп авырый торган бу чорда алар алны-ялны белмичә хезмәт куялар. Ничек уйлыйсыз, без аларга үзебез ярдәм итә алабызмы? Ничек ярдәм итә алабыз? (...)9 слайд - ( профилактика чаралары)- Слайд буенча тагын нәрсәләр өстәргә мөмкин? (дистанция сакларга, кулларны юарга, маска киеп йөрергә, кул биреп күрешмәскә, төчкергәндә терсәккә төчкерергә, ...)10 слайд (полиция хезмәткәрләре)-3 нче төркем, сезнең җавапларны тыңлап китик. Сезнеңчә, полиция хезмәткәрләре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? (...)-Калган төркемнәр, сез килешәсезме җавап белән? Сездә фикерләр калмадымы?- Афәрин, җавапларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Хәзер барыгыз да үзегезне полиция хезмәткәре дип күз алдына китерегез. Белгәнегезчә, алар тикшерү барышында табылган төрле дәлилләр белән эшлиләр һәм ул предметларның кемнеке икәнен ачыклыйлар. Сез дә шул биремне үтәп карагыз әле.11 слайд (бүлмә һәм анда яшерелгән эш кораллары) Игътибар белән слайдка карагыз. Бу бүлмәдә нинди дәлилләр таптыгыз? (карга борыны, отвертка, ачкыч, ...)- Бик яхшы. Ә хәзер уйлап карагыз инде, бүлмәдә нинди һөнәр иясе булган? (слесарь, электрик, автомеханик, сантехник,…)- Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Ә сез әле генә санап киткән һөнәрләр ничек дип атала? (эшче һөнәрләр)- Сез тагын нинди эшче һөнәрләрне беләсез? (чәчтараш, төзүче, пешекче...)12 слайд(Слайдка эшче һөнәр ияләре рәсемнәре чыга)- Әйе, рәхмәт, укучылар. Әлеге һөнәрләр бик күп һәм аларны санап бетерергә мөмкин түгел. 13 слайд (Слайдта ворлдскилс рәсемнәре чыга)-Слайдтагы рәсемнәр белән эшче һөнәрләр арасында нинди бәйләнеш бар дип уйлыйсыз? 2019 нчы елда Казанда нинди вакыйга булды? (укучыларның фикерләре)- Дөрес укучылар. 2019 нчы елда Казаныбызда эшче һөнәрләр буенча Вордскилс дөнья чемпионаты узды. Анда 60тан артык илдән 1600 профессионал катнашты. Үзләренең илләрендә җиңү яулаган белгечләр 56 һөнәр буенча сәләтен күрсәтте. Халыкара WorldSkills Генераль Ассамблеясы карары буенча, Казан, Париж (Франция) белән Шарлеруа (Бельгия) шәһәрләрен узып, 45нче WorldSkills дөнья чемпионатнын үткәрү хокукына ия булды. Ярышлар "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә, ә ачылыш һәм ябылыш тантаналары "Казан-Арена" стадионында үтте.- Ә ни өчен мондый вакыйга дөнья күләмендә үткәрелә? (чөнки эшче һөнәрләр бөтен дөньяга, бөтен илләргә кирәк. Алардан башка йортлар, шәһәрләр, илләр төзеп булмый)- Нәтиҗә ясап нәрсә әйтә алабыз? (эшче һөнәрләр дә кирәк һәм мөһим)-Җавапларыгыз өчен рәхмәт. -Мин дә сезнең белән килешәм, укучылар. Бүгенге көндә кирәкле һөнәрләр бик күп, шул исәптән, эшче һөнәрләр дә. Тик нинди генә һөнәрне сайласак та, белемле булырга, ә моның өчен иң элек, тырышып укырга кирәк. Батыр йөрәкле табибларга да, янгын сүндерүчеләргә, полиция хезмәткәрләренә дә, алтын куллы эшчеләргә дә, яңа ачышлар ясаучы профессорларга да .... белемне кем бирә? (укытучы)14 слайд (укытучы)- Моннан нинди нәтиҗә ясый алабыз? (укытучы һөнәре дә бик кирәкле һөнәр. Укытучыдан башка төрле һөнәр ияләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде).III. Йомгаклау.-Җавапларыгыз өчен рәхмәт укучылар. Бүгенге сыйныф сәгатендә сөйләшүдән чыгып, нинди нәтиҗә ясап була? Кайсы һөнәрләрне мөһим һәм кирәкле дип саныйсыз? (барлык һөнәрләр дә кирәкле һәм мөһим)-Сезнең белән килешми булдыра алмыйм. Кайсы һөнәрне генә алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле һәм мөһим. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Рефлексия- Җиргә яңа кеше туганда, күктә яңа йолдыз яна диләр. Сез дә озакламый үзегезгә ошаган һөнәр сайларсыз, тормышта үз юлыгызны табарсыз, үз һөнәрегезнең йолдызлары булырсыз дип ышанам. Сезнең алдыгызда 3 төстә йолдызлар ята. Бүгенге сыйныф сәгатен йомгаклап, без дә үз йолдызларыбызны кабызыйк әле. Үзегезнең кәефегезне, хисләрегезне йолдызлар ярдәмендә күрсәтүегезне сорыйм.1. Сары йолдыз – минем өчен сыйныф сәгате кызыклы, файдалы булды;2.Зәңгәр йолдыз – мин үзем өчен яңа мәгълүмат алдым;3. Кызыл йолыз– бу мәгълүмат миңа һөнәр сайларга ярдәм итәчәк.- Рәхмәт, укучылар. Әгәр бүгенге сыйныф сәгате сезнең өчен файдалы үзган булса мин бик шат. Шушының белән дәресебез тәмам. Сау булыгыз.

Здесь Вы можете найти выданные и принятые документы,
укажите фамилию участника.

 

Опубликованные работы педагогов, детей, воспитателей, иных участников экспресс-конкурсов или викторин на сайте созданы ими и размещаются исключительно для ознакомления. Авторские права на публикацию принадлежат их законным владельцам. Частичное или полное копирование текста и изображений без письменного разрешения, запрещено!

Ответственность за размещение самих материалов и их содержания, берут на себя авторы. Однако, наша редакция готова оказать всяческую поддержку в решении любых спорных вопросов. Если Вы заметили незаконное использование, сообщите об этом через форму обратной связи или на почту Этот адрес электронной почты защищён от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра..

_

  • 1_.jpg
  • 2_.jpg
  • 3_.jpg
  • 4_.jpg
  • 5_.jpg
  • 6_.jpg
  • 7_.jpg
  • 8_.jpg
  • 9_.jpg
  • 10_.jpg
  • 11_.jpg
  • 12_.jpg
  • 13_.jpg
  • 14_.jpg
  • 15_.jpg
  • 16_.jpg
  • 17_.jpg
  • 18_.jpg
  • 19_.jpg
  • 20_.jpg
  • 21_.jpg
  • 22_.jpg
  • 23_.jpg
  • 24_.jpg
  • 25_.jpg
  • 26_.jpg
  • 27_.jpg
  • 28_.jpg
  • 29_.jpg
  • 30_.jpg
  • 31_.jpg
  • 32_.jpg
  • 33_.jpg
  • 34_.jpg
  • 35_.jpg
  • 38_.jpg
  • 39_.jpg
  • 40_.jpg
  • 41_.jpg
  • 42_.jpg
  • 43_.jpg
  • 44_.jpg
  • 45_.jpg
  • 46_.jpg
  • 47_.jpg

Сетевое издание "Интеллект- всероссийские конкурсы". Регистрационный номер серии ЭЛ № ФС77-73234 от 02.07.2018.

СМИ зарегистрировано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзором).

Учредитель и главный редактор: Степанов А. Е., электронная почта редакции: info@iqkonkurs.ru Тел:+79277381192

X