Всероссийские конкурсы0+

Подать заявку

Автор публикации: Лилия Рашитовна Сагдиева

"Ике кыз" татар халык әкиятен сәхнәләштерү өчен материал

скачать документ

Вернуться назад

Ике кыз- татар халык әкияте.Өй күренеше. Бабай чәй эчеп утыра, әби жеп эрләп утыра. Кызлар сәкедә уйный. Олы кыз уенчыкны тартып ала. Кечкенә кыз идән себерә, әниләренә чәй ясый. Автор: Борын-борын заманда яшәгән ди бер карт белән карчык. Аларнын ике кызы булган. Олы кызлары усал да , ялкау да, саран да икэн. Кече кызлары уги булган. Ул бик тырыш хэм унган булган. Ләкин карчык аны яратмаган. Кече кыз: Әти-әни, мә чәй эчегез.Карт: Рәхмәт, кызым!Карчык ( кече кызга әйтә): Бар йөрмә әле монда ачу китереп.Карчык: Карт, бар эле, урманга барып адаштыр әле ул кызынны.Карт: Ярар карчык. Хәзер барам.Карт: Кызым, Айсылу , әйдэ киттек урманга, җиләк җыярга. Мин атны җигэм.Кече кыз: Әйдә киттек, әтием.Атка атланып урманга баралар.Карт: Бар, кызым, син җиләк җыя тор, мин бераз утын әзерлим.Кыз: Ярар, әтием. Чилэгемне жилэк белэн тутырырмын.(Җырлый-җырлый җилэк җыя, җиләкләр-кызлар аланда утыра.)Җилэк җыям чиләккәӘниемә бүләккә.Монда җиләк күп икән,Аю-бүре юк микәнКуш.: Бүләккә, бүләккә җиләк җыям чиләккә.Йөгерә-йөгерә мин җыям.Чиләккә салып куям.Чиләгем тизрәк тулырӘнием шат булыр.Кыз: Чиләгем җиләк белән дә тулды. Әтием янына барыйм әле.(Әтисе калдырган җиргә бара. Әтисе юк. )Кыз: Ау эти! Әти син кая? Мин килдем, чиләгем җилэк белән тулды. Як-ягына карана. Каен төбенә барып утыра. Кыз: Әни биргән тәмле ипине ашыйм әле.(Әнисе биргән ипине кулына ала. Куян килеп чыга.)Куян: Исәнме тутекәй!Кече кыз: Исәнме куян! Куян: Бик талчыктым, тутекәй, Бик ачыктым, тутекәй, Бирче азрак ипекәй.Кыз: Куян, мә ипи белэн сыйлан.Куян: Рәхмәт, тутекәй. Бик тәмле ипи. Яхшылыкка- яхшылык. Яхшылыгың өчен мэ сиңа миннән матур калфак ал буләккә. Кыз: Бик зур рәхмәт, сиңа, куянкай шундый матур бүләгең өчен. Ах, нинди матур калфак! Минем мондый матур калфагым юк иде әле.Куян: Саубул тутекй!Кыз: Саубул, куянкай!Ипине ашамакчы гына була төлке килеп чыга.Тэлке: Исәнме тутекәй!Кыз: Исэнме, тутекэй! Тэлке: Бик талчыктым, түтекәй, Бик ачыктым, түтекәй, Бирче азрак ипекәй.Кыз: Мә , төлке, ипи белән сыйлан.Төлке ипине ашый .Төлке: Рәхмәт, Айсылу. Бик тәмле ипи. Яхшылыкка- яхшылык. Яхшылыгың өчен мә сиңа миннән матур камзул ал бүләккә. Кыз: Бик зур рәхмәт, сиңа, төлке шундый матур бүләгең өчен.Нинди матур камзул! Минем мондый матур камзулын юк иде әле.(Төлке киткэч, ашамакчы була, бүре килеп чыга.)Бүре: Исәнме түтекәй!Кыз: Исәнме буре! Буре: Бик талчыктым, түтекәй, Бик ачыктым, түтекәй, Бирче азрак ипекәй.Кыз: Мә, буре, ипи белэн сыйлан.Бүре: Рәхмәт, Айсылу. Бик тәмле ипи. Яхшылыкка- яхшылык. Яхшылыгың өчен мә сиңа миннән матур читекләр ал бүләккә. Кыз: Бик зур рәхмәт, сиңа, буре шундый матур бүләгең өчен. Минем мондый матур читекләрем юк иде әле.( Аягына кия дэ: Нинди матур читеклэр!)Бүре: Саубул, Айсылу!Бүре киткәч, ипиен ашамакчы була, кэтуче килеп чыга. (Кыз ипиен ашамакчы була, көтүче килеп чыга.)Көтуче: Исәнме түтекәй!Кыз: Исәнме, көтуче!Көтуче: Бик талчыктым, түтекәй, Бик ачыктым, түтекәй, Бирче азрак ипекәй.Кыз: Мә, Көтуче, ипи белэн сыйлан.Көтүче: Рәхмэт, Айсылу. Бик тәмле ипи. Яхшылыкка- яхшылык. Яхшылыгың өчен мә сиңа миннән матур сандык ал бүләккә.Көтүче: Саубул, түтекәй!Кыз: Бик зур рәхмэт , сиңа, көтүче! Ах, нинди матур сандык! (сокланып әйтэ). Әти –әнием бик сөенер дип уйлыйм.Көтуче киткәч, ипиен капмакчы була , янына сандугач очып килә .Сандугач: Исәнме, түтекәй!Кыз: Исәнме, түтекәй!Сандугач: Бик талчыктым, түтекәй, Бик ачыктым, түтекәй, Бирче азрак ипекәй.Кыз: Мә, Сандугач, ипи белән сыйлан.Сандугач: Рәхмәт, түтекәй! Бик тәмле ипи. Яхшылыкка- яхшылык. Нинди теләгең бар? Хәзер үтим түтекәй.Кыз: Минем бик тә өйгэ кайтасым килә, әтиемә генэ барып хәбәр салчы, зинхар, Сандугачым.Сандугач: Ярар, Айсылу. Мин хәзер тиз гына очып, әтиеңә хәбәр бирермен.Сандугач, авылга таба очып китә. Өй янына килә һәм: Сандугач: Чут. Чут, чут. Түтәйнең бүләкләре күп, күп Килеп алучы юк, юк.Автор: Атасы моны ишеткән һэм атны жигеп урманга киткән.Кызның бөтен байлыкларын төяп алып кайтканнар. Үги әни моны күреп нишлэргэ белми, ди.Карчык: Үз кызыңны баеттын, инде минем кызымны да бает, урманга барып адаштыр.Бабай: Ярар, карчык, ачуланма, син әйткәнчә эшләрмен. Кызыңны урманга илтермен.Әйдэ кызым, Миңсылу киттек, урманга.Олы: кыз: Әйдэ киттек, әти.Урманга баралар.Бабай: Бар, кызым, син җиләк жыя тор,ә мин утын әзерлим.Олы кыз: Ярар, әтием.Олы кыз: Минем җиләк җыясым килми, арыдым. Рэхэтлэнеп авызга кабыйм әле, корсакны җиләк белән тутырыйм эле.Әти һаман юк. Кая икән ул. Ярар утырып ашыйм әле әни биргэн тәмле ипине.Автор: Ялкау Миңсылу бер җиләк тә җыймаган, ашап кына утырган. Кызның урманга килгәнен ишетеп, аның янына җәнлекләр, көтүче һәм сандугач килә. Барысы бергэ: Исәнме, түтекәй!Олы кыз: Исәнмесез! Бик талчыктык, түтекәй, Бик ачыктык, тутекәй, Бирче азрак безгә ипекәй.Олы кыз: Юк бирмим, сезгэ түгел, уземә дә ашарга житми. Мин монда буләкләр артыннын килдем. Айсылуга бүләкләр биргән кебек, миңа да бүләкләр бирегез тизрәк!Сандугач: Айсылу барыбызны да ипи белән сыйлады. Ул бик яхшы һәм юмарт кыз, ә син – саран. Мондый саран кешегә бүләк бирмиләр.Бүре: Үзең юмарт булсаң, башкалар да сиңа юмарт булырлар.Көтүче: Теле татлының дусты күп.Төлке: Үзен яхшы булсаң, башкалар да сиңа яхшы булырлар.Куян: Алтын җирдә ятмас, яхшылык юлда калмас.Бу вакытта әти-әнисе һәм Айсылу артыннан киләләр.Карчык: Кызым без синен артыннан килдек. Бүләкләрен кайда?Олы кыз: Айсылуга юмарт булгач, күп итеп бүләкәр биргәннәр. Ә мин саран булгач, миңа бирмәделәр.Гафу итегез, мине дусларым. Мин уземнең хатамны аңладым. Мин алай башка саран да, усал да булмам, кешеләргә яхшылык кына эшләрмен. Әнием, син дэ, юмарт Һэм мәрхәмәтле бул, башкалар да сиңа яхшы булырлар.Әнисе: ярар, кызым, мин дэ уземнең хатамны анладым, яхшы һэм юмарт булырмын, һәрвакытта да кешеләргә ярдәм кулы сузырмын. Барыбыз да мәрхәмәтле, яхшы һэм дус булыйк. Әйдәгез бергәләп җырлап алыйк! Бөтенесе бергә җыр җырлыйлар.Дусларың күп булыр бу тормыштаМатур итеп,әгәр,сөйләшсәңСәламенә,әгәр,кешеләрнеңБик ягымлы итеп эндәшсәң.Кушымта:Игелекләр күп эшләсәкТормыш матур үтәчәк.Туган ягым ТатарстандаБәхет,шатлык көтәчәк.Авыр чакта ярдәм кулы сузсаңКешеләр дә сине мактарларАвырлыкка үзең юлыккандаКешеләр дә сине якларларКушымта:Игелекләр күп эшләсәкТормыш матур үтәчәк.Туган ягым ТатарстандаБәхет,шатлык көтәчәк.

Здесь Вы можете найти выданные и принятые документы,
укажите фамилию участника.

 

Опубликованные работы педагогов, детей, воспитателей, иных участников экспресс-конкурсов или викторин на сайте созданы ими и размещаются исключительно для ознакомления. Авторские права на публикацию принадлежат их законным владельцам. Частичное или полное копирование текста и изображений без письменного разрешения, запрещено!

Ответственность за размещение самих материалов и их содержания, берут на себя авторы. Однако, наша редакция готова оказать всяческую поддержку в решении любых спорных вопросов. Если Вы заметили незаконное использование, сообщите об этом через форму обратной связи или на почту Этот адрес электронной почты защищён от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра..

_

  • 1_.jpg
  • 2_.jpg
  • 3_.jpg
  • 4_.jpg
  • 5_.jpg
  • 6_.jpg
  • 7_.jpg
  • 8_.jpg
  • 9_.jpg
  • 10_.jpg
  • 11_.jpg
  • 12_.jpg
  • 13_.jpg
  • 14_.jpg
  • 15_.jpg
  • 16_.jpg
  • 17_.jpg
  • 18_.jpg
  • 19_.jpg
  • 20_.jpg
  • 21_.jpg
  • 22_.jpg
  • 23_.jpg
  • 24_.jpg
  • 25_.jpg
  • 26_.jpg
  • 27_.jpg
  • 28_.jpg
  • 29_.jpg
  • 30_.jpg
  • 31_.jpg
  • 32_.jpg
  • 33_.jpg
  • 34_.jpg
  • 35_.jpg
  • 38_.jpg
  • 39_.jpg
  • 40_.jpg
  • 41_.jpg
  • 42_.jpg
  • 43_.jpg
  • 44_.jpg
  • 45_.jpg
  • 46_.jpg
  • 47_.jpg

Сетевое издание "Интеллект- всероссийские конкурсы". Регистрационный номер серии ЭЛ № ФС77-73234 от 02.07.2018.

СМИ зарегистрировано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзором).

Учредитель и главный редактор: Степанов А. Е., электронная почта редакции: info@iqkonkurs.ru Тел:+79277381192

X