Всероссийские конкурсы0+

Подать заявку

Автор публикации: Гелюса Сунгатулловна Султанова

Әбием ядькәрләре

скачать документ

Вернуться назад

ТР Арча муниципаль районы муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе «Сикертән балалар бакчасы”.Тәрбияче: Солтанова Гөлүсә Сөнгатулла кызы.Тема: “Әбием ядкәрләре” (зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен бәйрәм иртәсе).Бурычлар: 1. Балаларда татар милли киемнәренә һәм бизәнү әйберләренә кызыксыну тәрбияләү.2. Бәйләнешле фикерләү сәләтен үстерү, сөйләмдә кушма, парлы, ясалма сүзләр куллану күнекмәләре бирү.3. Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә куллануны системалаштыру.Сүзлек: түбәтәй, кулъяулык, алъяпкыч һ.б.Җиһазлар: Милли киемнәр, аудиоязмалар, китаплар, ноутбук, флешка, слайдлар.Зал бәйрәмчә бизәлгән. Кызлар кул эше белән шөгыльләнә, малайлар да эш белән мәшгуль. Әбиләре җырлый-җырлый чәй әзерләп йөри. Ишек шакыйлар, кунаклар керә.Әби: Исәнмесез, минем кадерле кунакларым! Без сезне оныкларым белән зарыгып көттек. Әйдәгез, рәхим итегез, түребездә кунак булырсыз! (утыралар).Алып баручы: Әби, Сезнең кәефләрегез, хәлләрегез ничек? Авырмыйсызмы? Оныкларны тәрбияләү авыр түгелме? Алар сиңа ярдәм итәләрме? Нинди эшләрдә булышуларын алар безгә дә сөйләп бирерләр микән?Әби: Әйе, кызым, алар бик акыллы, тәүфыйклы, иманлы балалар. Минем бар эшемә дә булышам, дип кенә торалар. Кулыма эш тә тими кала. Ә хәзер алар үзләре дә, сезгә ничек булышулары, ниләр эшли белүләре турында сөйләп күрсәтерләр.1 нче онык: Әби безне төрле кул эшләренә өйрәтә.2 нче онык: Без әби белән бергәләп чәк-чәк, кош теле, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш пешерәбез.3 нче онык: Безне әби йорт хайваннарын, йорт кошларын тәрбияләргә өйрәтә.4 нче онык: Әби безгә көн саен кич белән татар халкының матур әкиятләрен сөйли.Алып баручы: күрәм әби, сезнең оныкларыгыз бик акыллы һәм бик эшчән дә икән шул.Әби: Әйе шул, кызым, минем оныкларым уңганнар, булганнар. Кайсы эшкә тотынсалар да җиренә җиткереп башкаралар.Данир: Мин этләр турында шигырь дә беләм әле. Әбием, сөйләп күрсәтимме кунакларга?Әби: Әйе, улым, әйдә әле сөйлә. (Муса Җәлил “Маэмай” шигыре).Алып баручы: Балалар, Данир бик матур итеп шигырь сөйләде. Сезгә дә ошадымы соң?Балалар: Әйе.Алып баручы: Безнең Сабина да көчек турында матур шигырь белә. Сабина: Бар минем көчегем,Шаяным, бөтерчегем.Сикергәли ул уйный, Койрыгын болгап туймый.Йөзә белә ул суда,Чупырдый ул, я чума.Бергәләп уйныйк, - диеп, Минем артымнан куа.Алып баручы: Рәхмәт, Сабина. Бик матур сөйләдең.Назгөл: Әбием, мин әле чебиләр турында да матур җыр беләм. Җырлап күрсәтим әле, кунакларга.Әби: Әйдә әле, кызым, Назгөлем. (“Нәни чебиләр” җыры башкарыла.)Алып баручы: Рәхмәт, Назгөл, бик матур җырладың.(Татар халкының милли киемнәре турында слайдлар күрсәтелә).Әби: Балалар – кадерле кунакларым, оныкларым. Минем сезгә шушы матур сандыктагы әйберләрне, ядкәрләрне күрсәтәсем килә. Бәлки күбегезнең күргәне дә бардыр. (Сандыктан түбәтәй ала). Карагыз әле, менә нинди матур түбәтәй. Ул ничек матур итеп, зәвык белән чигелгән. Бу баш киемен – кәләпүш дип тә атыйлар әле. Аны ир-егетләр башларына киеп йөриләр. Әйдәгез әле, без сезнең белән “Түбәтәй” уенын уйнап алыйк. (“Түбәтәй” уены уйнала). Без дә яшь чакта бу уенны бик яратып уйный идек.Алып баручы: Түбәтәйле малайлар, әйдәгез, кызларны чакырып бер биеп тә алабыз. (Татар халык биюе башкарыла). Әбием, без “Кәләпүш” дигән җырны да башкарып китик. (“Кәләпүш” Р.Вәлиева сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе башкарыла).Әби: Әле минем сандыгымда сезгә күрсәтәсе әйберләрем, истәлекләрем бик күп. Менә монысы нәрсә була балалар? (Алъяпкыч алып күрсәтә).Балалар: Әби, бу алъяпкыч була. Әби: Әйе, бик дөрес әйттегез сез, рәхмәт. Ә ул ни өчен кирәк икән соң?Балалар: Аны аш-су әзерләгәндә әниләр, апалар алларына ябалар. Исеме дә шуннан алынган, алъяпкыч.Әби: Дөрес, балалар. Карагыз әле, менә нинди матур итеп, төрле татар бизәкләре белән чигеп бизәлгән. Минем оныгым Гүзәл аның турында шигырь дә белә әле. Гүзәл: Алъяпкычымның бизәгеӘллә кайдан күренә.Аллы-гөлле чәчәк төшкән, Килешәдер үземә.Әби: Балалар, бу нәрсә булыр икән? (Чиккән кулъяулык ала).Балалар: Әбием, бу кулъяулык бит. Шундый матур, син аны үзең чиктеңме әллә?Әби: Әйе, балалар, бу кулъяулык. Без яшь чакта матур итеп кулъяулыкка бизәк төшереп, төсле чигү җепләре белән чигә идек. Чигелгән кулъяулыкны яшь кызлар сөйгән ярларына бүләк итеп, истәлеккә бирәләр иде. Ул бик кадерле бүләк, чөнки анда кулъяулык чигүченең кул җылысы калган сыман тоела. Мин бу кулъяулыкны үзем чиккән идем шул. Шуңа мин аны кадерләп саклыйм да инде.Алып баручы: Әби, безнең балалар “Кулъяулык йөртеш” уенын бик яратып уйныйлар. Әйдәгез әле, шушы матур итеп чигелгән кулъяулык белән уйнап алыйк, балалар. (“Кулъяулык йөртеш” уены уйнала).Әби: Балалар, әле минем матур сандыгымда сезгә күрсәтәсе әйберләрем бетмәде. Менә тагын бер кадерле ядкәр. Бу нәрсә икән соң? Әйдәгез алып карыйк? ( Чигүле сөлге ала).Балалар: Бу чигүле сөлге.Әби: Әйе, балалар, бу чигүле сөлге. Аны да матур итеп төрле төсле җепләр белән чиккәннәр. Минем оныгым Ислам сөлге турында матур шигырь дә белә. Сөйләп күрсәт әле, улым. (“Сөлге” шигырен сөйли).Сөлгеләрем чигүле, Укалы, чәчәкле.Күрсәң бу матурлыкныИсең китмәле.Алып баручы: Рәхмәт, Ислам, бик матур шигырь сөйләдең. Әбием, синең сандыгыңда тагын ниләр бар икән?Әби: Ә хәзер балалар, сандыгым янына якынрак килегез әле. Минем сезгә анда саклана торган бик матур бер китапны күрсәтәсем килә. Китапның матурлыгы – аның төсле сурәтләрендә. Аларда нәрсәләр ясалган икән? Хәзер шул рәсемнәрне игътибар белән карагыз әле һәм нәрсәләр күрүегезне миңа әйтерсез. (Балалар җаваплар бирәләр). Әйе, кадерлеләрем, рәсемнәрдә татар халкының милли ризыклары – чәк-чәк, бавырсак, бәлеш, гөбәдия, өчпочмак, кош теле сурәтләнгән. Ә аларны сезнең ашаганыгыз бармы сон? Әниләрегез, дәү әниләрегез аларны кайчан пешерә? (Балаларның җаваплары тыңлана). Ә бу ризыкларны без кунаклар өчен әзерлибез. Шулай бит? Бүген менә мин дә сезгә чәк-чәк пешердем. Сез - минем иң кадерле кунакларым. Әйдәгез әле, сыйланыгыз чәк-чәк белән. Мин сезгә сез яратып тыңлый торган әкиятегезне сөйләрмен. Я, кайсы әкиятне сөйлим икән сезгә? (“Зөһрә кыз” әкиятен сөйли, балалар чәй эчәләр).Әби: Балалар, сезгә әкиятем ошадымы? Зөһрә кыз нинди сыйфатларга ия булды инде? (балаларның җаваплары тыңлана).Алып баручы: Әбием, безгә китәргә вакыт инде. Сездә без бик зур кунак булдык, әйеме балалар?Әби: Ярый, балалар, алай булгач, сезне мин тагын кунакка көтеп калам.Алып баручы: Бик зур рәхмәт сезгә, сау булыгыз. (балалар саубуллашып чыгып китәләр, бәйрәм иртәсе тәмамлана.).

Здесь Вы можете найти выданные и принятые документы,
укажите фамилию участника.

 

Опубликованные работы педагогов, детей, воспитателей, иных участников экспресс-конкурсов или викторин на сайте созданы ими и размещаются исключительно для ознакомления. Авторские права на публикацию принадлежат их законным владельцам. Частичное или полное копирование текста и изображений без письменного разрешения, запрещено!

Ответственность за размещение самих материалов и их содержания, берут на себя авторы. Однако, наша редакция готова оказать всяческую поддержку в решении любых спорных вопросов. Если Вы заметили незаконное использование, сообщите об этом через форму обратной связи или на почту Этот адрес электронной почты защищён от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра..

_

  • 1_.jpg
  • 2_.jpg
  • 3_.jpg
  • 4_.jpg
  • 5_.jpg
  • 6_.jpg
  • 7_.jpg
  • 8_.jpg
  • 9_.jpg
  • 10_.jpg
  • 11_.jpg
  • 12_.jpg
  • 13_.jpg
  • 14_.jpg
  • 15_.jpg
  • 16_.jpg
  • 17_.jpg
  • 18_.jpg
  • 19_.jpg
  • 20_.jpg
  • 21_.jpg
  • 22_.jpg
  • 23_.jpg
  • 24_.jpg
  • 25_.jpg
  • 26_.jpg
  • 27_.jpg
  • 28_.jpg
  • 29_.jpg
  • 30_.jpg
  • 31_.jpg
  • 32_.jpg
  • 33_.jpg
  • 34_.jpg
  • 35_.jpg
  • 38_.jpg
  • 39_.jpg
  • 40_.jpg
  • 41_.jpg
  • 42_.jpg
  • 43_.jpg
  • 44_.jpg
  • 45_.jpg
  • 46_.jpg
  • 47_.jpg

Сетевое издание "Интеллект- всероссийские конкурсы". Регистрационный номер серии ЭЛ № ФС77-73234 от 02.07.2018.

СМИ зарегистрировано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзором).

Учредитель и главный редактор: Степанов А. Е., электронная почта редакции: info@iqkonkurs.ru Тел:+79277381192

X